Психология атналыгы кысаларында Килдеш урта мәктәбенең 1 нче сыйныфында ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Ул мәктәп укучылары арасында уңай мөнәсәбәтләр булдыруга һәм дуслык багланышларын үстерүгә багышланган. Ата-аналар мәктәп мохитендә дуслыкның әһәмияте, нәтиҗәле аралашу формалаштыру ысуллары, балага яхшы сыйфатлар тәрбияләүдә ата-аналарның роле кебек темалар буенча фикер алышуда катнаштылар.