21 ноябрь Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында рус милли - мәдәни берләшмәсе конференциясе булып узды.
Биредә республиканың төрле районнары вәкилләре, шул исәптән Тәтеш районының рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Татьяна Николаевна Лубганс катнашты. Берләшмә Рәисе соңгы өч елдагы эшчәнлек турында хисап бирде һәм яңа максатлар билгеләде. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов уңай бәя бирде.
Чара күргәзмәне карау һәм Ватанны саклаучыларның батырлыкларына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллыгына багышланган «Безнең геройлар» Бөтенроссия музыкаль марафоны концертында катнашу белән тәмамланды.