2025 елның 24-26 ноябре. «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында әһәмиятле «Мордовия Республикасында Татар мәгърифәте көннәре» узды. Бу киң колачлы чара үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә, эшлекле һәм мәдәни багланышларны киңәйтүгә, шулай ук мәгариф өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашуга багышланган иде.
Татарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районы әлеге форумда лаеклы тәкъдим ителде. «Татар мәгърифәте көннәре» эшендә Тәтеш районы Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Г. Ю. Котдусова катнашты.
Конференциядә катнашучылар милли мәгарифне үстерүнең актуаль мәсьәләләре, тел белемендә мәдәниятләр диалогы принцибын тормышка ашыру турында актив фикер алыштылар, шулай ук педагогика һәм укыту методикасы өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында мөһим төбәкара килешүгә кул кую нәтиҗәле эшнең кульминациясе булды. Документ Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Мордовия Республикасы Лямба муниципаль районының Аксенов урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында төзелгән иде.