Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Ел саен Өстәмә белем бирү үзәге тарафыннан «Күңелле Яңа ел» күргәзмәсе үткәрелә. Бу иҗат конкурсында районыбыз балалары үзләренең иҗат эшләре белән  катнаша. Быел «Күңелле Яңа ел» конкурсында егерме бер белем бирү учреждениесеннән, шул исәптән шәһәр һәм район мәктәпләреннән, шулай ук өстәмә белем бирү үзәгеннән  100 дән артык эш катнашты.

Конкурска тәкъдим ителгән барлык эшләр күргәзмәгә килүчеләрне матурлыгы, яктылыгы, дизайны белән генә түгел, ә иҗади якын килүе, креативлыгы һәм оригинальлеге белән дә шаккатырды. Төрле материаллардан ясалган яңа ел уенчыклары һәм ел символы - ат,  Яңа елның кабатланмас бәйрәм атмосферасын тудырды һәм әкияти хисләр бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International