21 гыйнвар Түбән Тархан авыл клубы мөдире юл хәрәкәте иминлеге кысаларында «Уяу булыгыз!», профилактик әңгәмәсе үткәрде.
Әлеге чара авыл халкына юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү һәм аларның мөмкин булган куркынычлар турында хәбәрдарлыгын арттыру өчен оештырылды. Әңгәмә барышында юлда килеп чыгарга мөмкин булган төрле очраклар һәм аларны булдырмау ысуллары турында фикер алыштылар. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсенең үз иминлеге һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге өчен җаваплылыгына аерым игътибар бирелде.