«Ел тәрбиячесе-2026» республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

22 гыйнварда Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2026» республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Барлык конкурсантлар да мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык күрсәттеләр, конкурс сынауларына әзерлек барышында педагогик тәҗрибәне гомумиләштерделәр, эшнең кызыклы яңа формаларын таптылар.

Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Крупина Наталия Михайловна җиңүче булды, Тәтеш шәһәренең «Миләш» балалар бакчасы тәрбиячесе Земкова Ольга Геннадьевна һәм Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Шәрәфетдинова Тәслимә Шамил кызы призерлар булдылар.

Конкурста катнашучыларны югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез.

    ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International