23 гыйнвар Тәтеш районы мәдәният йортында «Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГУ укучылары өчен «Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы» елы кысаларында махсус хәрби операциягә багышланган балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Җиңүгә чакыру» патриотизм сәгате булып узды.
Алып баручылар мәктәп укучыларына ЛНР һәм ДХР территориясендә тыныч халыкны яклаучы хәрбиләргә патриотизм хисе һәм ярдәм күрсәтү омтылышы илебез гражданнарының шактый өлешен берләштерүен искәртеп үттеләр. Чараның төп өлеше замандашларына — әлеге югары исемгә лаек булган Россия Федерациясе Геройларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы герой –якташларга багышланды.