23 январь көнне Башчы авыл клубында юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар кысаларында «Юлларда куркынычсызлык», акциясе узды.
Авыл халкына юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәгән буклетлар таратылды һәм аларны үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр. Шулай ук чираттагы тапкыр юлларда һәм җәяүлеләр кичүләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
