Башчы авыл клубы хәбәр итә

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

24 январь көнне Башчы авыл клубында Украинадагы махсус операциядә катнашучы «Солдатлар өчен өй токмачы» , хәйрия акциясе узды.

Башчы авылының битараф булмаган хуҗабикәләре клубта СВО зонасына җибәрү өчен токмач әзерләгәннәр. Без үз хезмәтебезгә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлыкны һәм игелекле хисләрне салдык. Өй учагын, хатыннары һәм әниләре әзерләгән тәмле ризыкны сагынган сугышчыларыбыз өчен посылка күңелле сюрприз булачак.

 

      ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International