2026 елның 27 гыйнварында Казан шәһәренең Яңа Савин районы "23 нче гимназия" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә Джавдат Вәли улы Вилькеев исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Чара "Яшьләр һәм балалар" милли проекты, "Иң яхшы балаларга" проекты кысаларында узды.
Конференциядә Тәтеш татар урта мәктәбенең 9 класс укучылары Матиева Азалия һәм Дружинин Данил катнашты. Остаз, биология һәм география укытучысы Хөснетдинова Гөлфия Мәҗит кызы.
Балалар экологик проектларны тәкъдим иттеләр һәм 3 нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр!!!
Гөлфия Мәҗитовна, Данил һәм Азалияне җиңүләре белән котлыйбыз! Уңышлар телибез!!!