27 гыйнвар Тәтеш районы мәдәният йортында «А.А. Соколовский исемендәге Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Без белергә һәм хәтерләргә тиеш» патриотик сәгате булып узды.
Әлеге көнне Кызыл Армия солдатларының Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итүенә 81 ел тулды. Чараның төп темасы Холокостның кешелек тарихында иң бөек фаҗигаләрнең берсе булуы турындагы хикәя булды. Чара барышында Тәтеш районы мәдәният йорты солистлары башкаруында тематик музыкаль номерлар яңгырады. Үлем лагерьларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.