28 гыйнвар Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Үзебезнекеләр өчен» акциясе булып узды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре битараф булмаган авылдашлары белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы билбаулар тектеләр.
Окопларда һәм ачык урында хезмәт итүче сугышчылар өчен җылы билбауларның әһәмияте аеруча зур. «Безнең кечкенә ярдәмебез аларны салкыннарда җылытсын һәм Җиңүне якынайтсын. Бергә Җиңү өчен мөмкин булганча ярдәм итәрбез», - дип искәрттеләр хатын-кыз волонтерлар.
Безнең сугышчыларны, һичшиксез, үзләренең җылылыкны саклау сыйфатлары буенча гаҗәеп билбаулар гына түгел, аларны эшләүчеләрнең кул һәм йөрәк җылысы да җылытачак.