Мәктәпкәчә учреждениеләр педагогларының район семинары

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

2026 елның 30 гыйнварында «Малыш» балалар бакчасында Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкәчә учреждениеләр педагогларының «Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә хәрәкәт активлыгы чарасы буларак кече фольклор формаларын куллану» темасына семинары узды.

Семинарда катнашучылар нәниләрнең хәрәкәт активлыгын үстерү өчен халыкларның сөйләм, уен, җыр, бию традицияләрен куллануның теоретик һәм практик аспектлары белән таныштылар. Практик өлеш барышында педагогларга белем бирү процессында халык авыз иҗаты, халык уеннары, җыр һәм бию элементларын куллану буенча мастер-класслар тәкъдим ителде.

      ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International