29 гыйнвар Олы Тормы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Гаджетларсыз йөртәбез: иминлек өстенлектә» дигән мәгълүмати программа үткәрделәр. Автотранспортны йөртүчеләргә урамда йөргәндә игътибарның әһәмияте турында сөйләделәр, юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска, аек булмаган яки арыган хәлдә автотранспорт руле артына утырмаска, автомобиль йөрткәндә гаджетларга игътибарны юнәлтмәскә чакырган белешмәләр тапшырдылар.


