1 февраль Олы Тархан авылы мәдәният йортында тәмәке тартуны, алкоголизмны, наркоманияне кисәтү максатында «Үзеңне алдарга ирек бирмә» дип исемләнгән тематик сәгать булып узды. Чарада катнашучылар белән наркоманиянең нинди куркыныч чир булуы, наркотиклар куллануның зыяны һәм нәтиҗәләре, сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында фикер алыштылар.