2026 елның 2 февраленнән 4 февраленә кадәр Казан шәһәрендә рус телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында туган (татар) тел буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Тәтеш муниципаль районы вәкилләре, Олы Тархан мәктәбе укучылары Садыйкова Зарина һәм Садыйкова Динара югары әзерлек күрсәттеләр һәм олимпиадада уңышлы чыгыш ясадылар.
Зарина Садыйкова олимпиада призеры дип танылды. Остазы-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгыйрова М. Х.
Талантлы укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!