Бүген Апас районында "Иң яхшы татар теле укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Бу чара татар теле укытучылары арасында педагогик осталык һәм иҗат бәйрәменә әверелде.
Конкурста Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбенең туган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Резеда Әнвәр кызы катнашты. Ул күрше районнардагы коллегалары өчен ачык дәрес һәм мастер-класс үткәреп, югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәтте.
"Иң яхшы татар теле укытучысы" конкурсы ел саен үткәрелә һәм ул укытучыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә, алдынгы тәҗрибә уртаклашуга һәм татар телен өйрәнүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Чара "яшьләр һәм балалар" милли проектларын һәм "педагоглар һәм Остазлар"проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.