5 февраль көнне Нармонка мәктәбендә Россия халыклары бердәмлеге елын һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын ачуга багышланган тантаналы линейка үтте. «Халыклар бердәмлегендә – Россия көче»девизы астында үткәрелгән чараларга, акцияләргә, конкурсларга рәсми старт бирелде.
Мәктәп директоры Т.Г. Садыйкова үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады. Талия Гашигулла кызы барысын да Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы ачылу белән котлады һәм алда балаларны кызыклы чаралар, фестивальләр һәм конкурслар, очрашулар һәм ачылышлар көтүен әйтте.
Чара барышында татар, мордва, чуваш һәм рус телләрендә халык һәм дуслык турында шигырьләр дә, шулай ук илебездә яшәүче халыкларның күптөрлелеген бәяләү, татулыкта яшәүнең мөһимлеге турында җылы сүзләр дә яңгырады.