Укучыларның татар әдәбияты буенча олимпиадасының йомгаклау этабы

2026 елның 6 феврале, җомга

4 февральдән 6 февральгә кадәр Казан шәһәренең «Дуслык» сәламәтләндерү-мәгариф үзәгендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында туган (татар) әдәбиятыннан укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.

Олимпиадада Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбеннән талантлы укучылар Гомәрова Сәфия һәм Хәмитова Илсөя катнашты, аларны педагог — остаз Маштеева Зөлфия Дамировна әзерләде.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча призер булды — Гомәрова Сафия! Катнашучыларны һәм педагогны котлыйбыз, алга таба җиңүләр һәм яңа иҗади казанышлар телибез!

Бу уңыш барлык балаларны да бай татар әдәбиятын һәм иҗатын өйрәнүгә рухландырсын!

  ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International