Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2026 елның 7 феврале, шимбә

6нчы февраль көнне Тәтеш муниципаль районы Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбендә илебез өчен әһәмиятле вакыйга башлануга багышланган тантаналы линейка үткәрелде. 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Россиянең бай мәдәни мирасына, Бөек Ватан кодрәтенең нигезе булып калган халыклар арасындагы үзара ихтирамга һәм татулыкка багышланган ел бу.

Укучылар белән тантаналы линейкада Россия – бөек ил, ул элек-электән тыныч һәм тату яшәүче 190нан артык халык өчен йорт булды, дигән мөһим сүзләр әйтелде. Һәр халыкның үз үзенчәлеге: һәрберсенең үз теле, үз гореф-гадәтләре, үз җырлары һәм риваятьләре. Ләкин барысын да бер нәрсә берләштерә: алар барысы да "Россия"дигән зур гаиләнең бер өлеше! Мәктәп укучылары, укытучылар белән бергәләп, традицион костюмнар киеп, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле уеннар үткәрделәр, үзара мөнәсәбәтләрен, бер-берсенә булган хөрмәтләрен тагын бер кат ныгыттылар. Бары тик дуслыкта һәм бердәмлектә генә көч, ул тагын да көчлерәк, чәчәк атучы һәм гадел ил төзергә ярдәм итәчәк, анда һәр кеше үзен зур һәм тату гаилә өлеше итеп хис итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International