10 февраль Кама Тамагында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында Тәтеш районы сайлап алу туры җиңүчеләре Бакырчы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәмсетдинова Рәзидә, район мәдәният йортының татар вокал ансамбле җитәкчесе Ибраһимова Асия, «Ханжина П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбенең» рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфиева Лилия катнашты.
«Хатын-кыз-ел үрнәге» номинациясендә Шәрәфиева Лилия җиңүче булды. Катнашучы дипломнары белән Асия Ибраһимова һәм Шәмсетдинова Рәзидә бүләкләнделәр.
