Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

2026 елның 11 февралендә 192 тугызынчы сыйныф укучысы рус теленнән йомгаклау әңгәмәсендә катнашты.

Процедураның объективлыгын һәм үтә күренмәлелеген арттыру өчен гомуми белем бирү учреждениеләрендә җәмәгать күзәтүчеләре җәлеп ителә. Тәтеш муниципаль районында 2025-2026 уку елына җәмәгатьчелекнең 17 вәкиле аккредитацияләнгән, аларның бурычы-йомгаклау әңгәмәсен уздыруның билгеләнгән нормаларын һәм процедураларын үтәүне тикшереп тору.

Әңгәмәне уңышлы тапшыру 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шарты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International