Чинчурино авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

11 февраль Чинчурино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Ышаныч телефоны - куркынычсызлыкка адым» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.

Алып баручылар балаларга беренче ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, балаларны аның эш кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар әңгәмәдә зур кызыксыну белән катнаштылар, сораулар бирделәр. Шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларга ни өчен әлеге хезмәткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Чара азагында балалар ышаныч телефоны турындагы роликны карадылар һәм номерны үзләренең кәрәзле телефоннарында саклап калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International