11 февральдә Буа шәһәренең "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе" һөнәри республика конкурсының зона этабы узды. Конкурста Тәтеш районыннан Тәтеш шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Крупина Наталия Михайловна чыгыш ясады. Конкурсантлар жюри хөкеменә ике чара тәкъдим иттеләр: балалар белән педагогик һәм ата - аналар белән мәгърифәтчелек. Наталия Михайловна конкурсның барлык этапларында да югары профессиональ дәрәҗәсен күрсәтте: өлкән яшьтәге балалар белән кеше сәламәтлеге өчен дөрес туклануның әһәмияте турында, ата - аналар белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны эстетик тәрбияләү турында сөйләштеләр.
Наталья Михайловнага чын күңелдән һөнәри уңышлар һәм сәламәтлек телибез!

