12 февраль Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Милли бизәкләрдә - халык тарихы» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре татар орнаментлары турында бик күп кызыклы мәгъматлар белделәр. Кешеләр авыл торакларын, зәркән әйберләрен, савыт-сабаларны бизәкләр белән бизәгәннәр. Үзләренең барлык осталыкларын һәм эстетик зәвыкларын эшкә салып, хатын-кызлар гаҗәеп калфаклар, түбәтәйләр, матур ашъяулык-сөлгеләр, түш һәм алъяпкычлар чигәләр иде. Шуны белү бик мөһим: теләсә нинди бизәк кием, көнкүреш әйберләрен бизәү өчен кулланылган символлардан һәм билгеләрдән тора. Катнашучылар викторинада һәм блиц-сораштыруларда актив катнаштылар.Чара милли ризыклар авыз итү белән тәмамланды.