2026 елның 12 февралендә «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексы» базасында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары арасында «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының муниципаль этабы узды.
Ярышларда районның 9 гомуми белем бирү учреждениесеннән 9 егет командасы катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – 1нче Тәтеш гомуми белем бирү мәктәбе
2 урын –Олы Шәмәк гомуми белем бирү мәктәбе
3 урын –Татар гомуми белем бирү мәктәбе.
җиңүче ярышларның зона этабында безнең район данын яклаячак.