13 февраль Монастырск авыл мәдәният йортында наркомания һәм тәмәке тартуны профилактикалау кысаларында «Наркотикларга юк дип әйт!» мәгълүмат сәгате булып узды. Очрашуда мәктәп яшендәге балалар катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре наркотиклар, аларның сәламәтлеккә һәм тормышка йогынтысы, шулай ук аларны куллануга җәлеп итү ысуллары турында җентекләп сөйләделәр. Яшүсмерләр наркоманиянең җинаятьчелек белән бәйләнеше турында белделәр. Балалар наркомания — дәвалау авыр булган үлемгә китерүче авыру икәнен аңладылар. Һәркем сәламәт яшәү рәвешен сайларга тиеш.