Хөрмәтле интернационалист сугышчылар, Әфган сугышы ветераннары!
Бүген без мөһим датаны – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгын билгеләп үтәбез.
Бу көн - Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән барлык һәлак булган россиялеләрне искә алу, һәм өйләренә кайтканнарга тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерү. Кадерле ветераннар! Сез локаль кораллы конфликтларда Россия мәнфәгатьләрен намус белән якладыгыз! Сезнең үрнәгегез яңа буыннарны теләсә нинди сынаулар алдында нык торырга рухландыра.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән бәхет, уңышлар, сәламәтлек, иминлек һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов