Тәтеш Халыклар дуслыгы йортында «Ханжина П.С. исемендәге 1 нче номерлы Тәтеш урта мәктәбе укучылары өчен «Этномарафон» викторинасы булып узды. Укучылар Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, милли кием, музыка кораллары, бәйрәмнәр һәм ризыклар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Соңгы этап Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге идеясен чагылдырган картиналар ясау булды.