13 февраль Тәтеш шәһәренең «Түбәтәй Tower» визит-үзәгендә «Гаилә» милли проекты кысаларында «Дуслык һәм мәхәббәт көнендә» конкурс-уен программасы булып узды.
Тамашачылар мавыктыргыч бәйгеләрдә, күңелле уеннарда бик теләп катнаштылар. Тәтеш районы үзешчән артистлары барлык катнашучыларга бәйрәм кәефе һәм бик күп уңай хисләр бүләк иттеләр.