Башчы авыл клубы хәбәр итә

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

14 февраль Башчы авыл клубында балалар ышаныч телефонын популярлаштыру кысаларында «Ышаныч телефоны - куркынычсызлыкка адым», дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Клуб мөдире балаларга беренче ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы турында сөйләде, балалар ышаныч телефонының эш кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар әңгәмәдә зур кызыксыну белән катнаштылар, сораулар бирделәр. Шулай ук авыр тормыш шартларында балаларга һәм өлкәннәргә ни өчен әлеге хезмәткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International