Россия чаңгы юлы-Россиядә 1982 елдан бирле үткәрелә торган иң әһәмиятле һәм массакүләм спорт вакыйгаларының берсе. Быел безнең мәктәп әлеге спорт бәйрәмендә актив катнашты!
Балалар шатланып һәм дәртләнеп йөгерүдә катнаштылар. Алар үзләренең җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Ата-аналар балаларга ярдәм иттеләр һәм алар белән беррәттән бу чарада катнаштылар.