Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итә

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

16 февраль Тәтеш районында Ассамблея вәкиллеге җитәкчесе Сабирҗанова Светлана Татарстан Дуслык йортында узган, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы утырышында катнашып, 2025 ел йомгаклары белән танышты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың уңышларына һәм милләтара татулыкның мөһим роленә басым ясады. «Тәтеш районы чуашларының милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Тимофеев Алексейга иҗтимагый эшчәнлектә актив катнашканы һәм махсус хәрби операциядә булган хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International