18 февраль Тәтеш шәһәрендә район мәдәният йорты белгечләре юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау кысаларында «Каешыңны эләктер!» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Чарада катнашучыларга куркынычсызлык каешы белән җиһазландырылган теләсә кайсы транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә, һичшиксез каешны эләктерергә кирәклеген искәрттеләр.
Һәрбер машина йөртүчегә уяулыкны саклап калу һәм авария хәлләре куркынычын киметү өчен юлда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре язылган файдалы белешмәләр тапшырылды.