19 февраль Бакырчы авылы мәдәният хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау кысаларында «Яктырыгыз! Яхшырак күренегез!» дигән профилактик акция үткәрделәр.
Юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшен арттыру максатыннан балаларга киемдәге фликерларны ничек кулланырга икәнен күрсәттеләр. Караңгы вакытта хәрәкәт иткәндә яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген искә төшерделәр.
Фликерлар барлык җәяүлеләр өчен дә мәҗбүри. Акциядә катнашучыларның барысына да утны кире кайтара торган билгеләр тапшырылды.