Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итә

2026 елның 22 феврале, якшәмбе

20 февраль Халыклар дуслыгы йорты директоры «А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 3 «А» сыйныфы укучылар өчен «Гасырлар аша дуслык», дип исемләнгән кызыклы чара үткәрде. Укучылар Татарстан мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә чумдылар, төбәкнең милли үзенчәлекләре, бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең иҗади мирасы турында белделәр. Балалар шатланып шигырьләр укыдылар, авторларның тормышы һәм иҗаты турында мавыктыргыч хикәяләр тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International