20 февраль Киртәле авыл мәдәният йорты территориясендә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Май чабу килә - коймак һәм бал алып килә!» дип исемләнгән күңел ачу программасы булып узды.
Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда халык җырлары яңгырады, халык костюмнары кигән балалар күңелле җырлар, дәртле биюләр башкардылар. Май чабу - иң шау-шулы бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучылар «Чаңгы эстафетасы», «Чанада шуу», «Әтәч сугышы» һ.б. конкурсларда көч, җитезлек, зирәклек буенча көч сынаштылар. Шуннан соң күңел ачу кар тавына күчте, биредә Май чабу карачкысы калкып тора иде. Карачкыны, халык гореф-гадәтләре буенча, яндырганнар. Утта бөтен күңелсезлекләр һәм кайгы-хәсрәтләр янып бетте. Чарада катнашучыларның барысы да яхшы кәеф белән тулыланды.



