Мәдәният яңалыклары

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

21 февраль Олы Тархан авылы мәдәният йортында талантлы татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел булуга багышланган, «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Муса Җәлил – Шагыйрь-герой» дип исемләнгән интеллектуаль уены булып узды. Балалар мавыктыргыч интеллектуаль бәрелешләрдә катнаштылар, Муса Җәлилнең биографиясенә һәм иҗат юлына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Уен биш турдан торды: «М.Җәлил тормышы һәм иҗаты», «Башваткыч», «Яшь рәссамнар», «Капитаннар ярышы» һәм «Кем күбрәк сүзләр төзи».
Чара барышында катнашучылар гади укытучыдан алып танылган язучыга һәм Советлар Союзы Героена кадәр катлаулы юл үткән героик патриот тормышының мөһим битләрен искә төшерделәр.

  ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International