21 февраль Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, туган тел көненә багышланган «Тел - халыкның тере җаны» дигән тематик сәгать үткәрделәр.
Балалар бәйрәмнең тарихы, дөньяда телләрнең күптөрлелеге, тел гаиләләре, дөнья телләрендә сәламләү турында белделәр. Шулай ук тиз сөйләшүләр һәм табышмаклар конкурсларында катнаштылар. Хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр турындагы шаян сорауларны чиштеләр, төрле телләрдәге мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара азагында балалар үзләре өчен Халыкара туган тел көне телне һәм мәдәниятне саклау өчен кирәк, һәркем туган телне: халык тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнергә, телне начар сүзләр белән чүпләмәскә, халык мәдәниятен сакларга, туган телне һәм туган илен яратырга тиеш, дип билгеләп үттеләр.