“Парламент дәрес — 2026 кысаларында” балалар ясаган "Хезмәт кешене бизи» исемле рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Рәсемнәр “Хезмәт һәм Сугышчан батырлык белән без Ватанны данлыйбыз!" тематикасын яктыртты. Коннкурсның максаты: гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары арасында актив гражданлык позициясе формалаштыру, патриотизм тәрбияләү һәм үз фикерләреңне рәсем аша тапшыру иде. Конкурска 8 мәгариф учреждениесеннән 18 эш керде.