24 февраль Тәтеш районы мәдәният йортында «Тәтеш балкышы» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге төркеменә йөрүчеләре өчен «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Дөнья һәркемгә бергенә» дип исемләнгән мастер – класс булып узды. Мастер-классны Чинчурино авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Надежда Аввакумова үткәрде. Әлеге мавыктыргыч дәрес, катнашучыларга үзләренең фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә, хатын — кызларга-әниләргә, әбиләргә, апаларга, дус кызларга уникаль бүләкләр бирергә мөмкинлек бирде.


