24 февраль Башчы авыл клубы мөдире юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар кысаларында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре-яшәү кагыйдәләре», дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Балаларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар өләштеләр һәм аларны тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар күрү шартларында куллануның мөһимлеге турында сөйләделәр. Очрашу азагында барлык катнашучыларга, җәяүлеләр, пассажирлар яки булачак машина йөртүчеләр булуларына карамастан, юлда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеген искәрттеләр.
