Хакимиятнең зур залында Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашты. Чарада спорт мәктәпләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тренер-укытучылар составы, яшьләр үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук районның спорт хәрәкәте ветераннары катнашты.