27 февраль Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында «Террорга-юк!», террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында мәгълүмати акция үткәрелде. Акциядә катнашучыларга террорчылыкның кайчан һәм нинди сәбәпләр аркасында барлыкка килүе, аның ничек үзгәрүе һәм ни өчен ул бөтен дөнья өчен куркыныч янавы турында сөйләделәр. Чара азагында барлык катнашучыларга террорчылык һәм экстремизм турында төп мәгълүмат тутырылган буклетлар тапшырылды.