Хөрмәтле гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре җитәкчеләре, белгечләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең эш-ул һөнәр генә түгел, ул батырлык, җаваплылык һәм теләсә нинди ситуациядә ярдәмгә килергә әзер булуны таләп итә торган бурыч. Сезнең тырышлыгыгыз, белемегез һәм күнекмәләрегез нәтиҗәсендә кешеләр үзләрен куркынычсызлыкта хис итә алалар. Сез гадәттән тыш хәлләрдән һәм һәлакәтләрдән саклауны тәэмин итеп, иң мөһим миссияне үтисез.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм авыр, әмма шундый мөһим эшегездә уңышлар телим.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов