28 февраль Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан, Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бәйсез тормыш», дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Яшьләр белән әңгәмә барышында сүз наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына зарарлы йогынты ясау, «кармакка» эләкмәү һәм наркотикларга бәйле булу турында барды. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре кеше организмына йогынты ясый торган психоактив матдәләрне куллануның тискәре нәтиҗәләре, зарарлы гадәтләр китереп чыгара торган иң киң таралган авырулар турында сөйләделәр. Наркотикларны куллану, саклау һәм сату өчен җаваплылык турында белделәр.