28 февральдә "Дуслык" республика олимпиада үзәге базасында А.М.Терентьев исемендәге укучыларның XXXII Идел буе фәнни-экология конференциясе узды.
Чара "Яшьләр һәм балалар" милли проекты, "Иң яхшы балаларга" проекты кысаларында узды.
Конференциядә районыбызның гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты:
Нигъмәтуллина Алсу, Олы Тархан урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, остаз Нигъмәтуллина Г.И.;
Каюмова Азалия, "Ханжин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, остаз Фирсова И.В.
Конференция нәтиҗәләре соңрак бастырылачак.