Балалар китапханәсе хәбәр итә

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында балалар китапханәсе яшь укучыларның «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе»  Республика проектында катнашуын оештырды. Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Мингалиева Чулпан Габдулла Тукайның «Әни догасы» шигырен укыды. Тирән эмоциональ көч һәм әнисенә ихлас мәхәббәт белән тулы әсәр. 8 Март алдыннан бу шигъри юллар аеруча тәэсирле яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International