«Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Балаларга иң яхшысы» подпроектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш татар мәктәбендә «Россия бөркете» бөтенроссия программасының чираттагы этабына — «Орленок-Спортсмен» трегына йомгак ясалды.
Берничә атна дәвамында безнең яшь катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше дөньясына чумдылар, спорт — ул рекордлар гына түгел, ә нык дуслык икәнен исбатладылар.