Кадерле һәм сөйкемле хатын-кызлар!
8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Хәзерге дөньяда хатын-кыз - яратучы әни, тугры хатын һәм ахирәт кенә түгел. Ул җәмгыять эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә үзен актив күрсәтә. Ә сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү, мәгариф һәм мәдәният, финанслар һәм сәүдә кебек тормыш өчен мөһим өлкәләрдә гүзәл затлар абсолют күпчелекне тәшкил итә. Фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Бүген СВО зонасыннан якыннарын көтүчеләрне аерым билгеләп үтәсе килә, гуманитар ярдәм күрсәтә, безнең илнең оборона куәтен тәэмин итә. Хезмәтегез, кыюлыгыгыз, сизгерлегегез һәм битарафлыгыгыз өчен рәхмәт! Тәтеш районы ир-атларына сезнең ярдәм һәм иман бик мөһим.
Без алга таба бер гаилә дә, әни дә, хатын да, балалар да игътибарсыз калмасын өчен барысын да эшлибез һәм эшләячәкбез. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык теләп калабыз!
Тәетеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Р.Х.